
2022 елгы чәчү кампаниясендә ирешкән уңышлары өчен Аксубай районының иң нәтиҗәле механизаторлары район җитәкчелегеннән бүләкләр һәм премияләр алды. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район башлыгы Камил Гыйльманов «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары Инсаф Сөләймановка, Ришат Гатинга, Илнур Әфләтуновка, Рәмис Гиматовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу игенчеләр авыл хуҗалыгы предприятиесенең механизаторлар коллективында иң алдынгылары. Алар урып-җыю кампаниясендә дә, туфрак эшкәртүдә һәм чәчүдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтте.
«Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт, алга таба да хезмәт уңышлары телим», – диде Камил Гыйльманов, алдынгыларга бүләкләр тапшырып.
Механизаторларны бүләкләргә лаек булулары белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов котлады.