news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы махсус хәрби операциядә һәлак булган Булат Шакиров белән хушлашты

Аксубай районы махсус хәрби операциядә һәлак булган Булат Шакиров белән хушлашты
"Авыл таңнары"

Аксубайның Иске Кыязлы авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган  21 яшьлек Булат Шакиров белән хушлаштылар. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Иске Кыязлы авылы гына түгел, ә тирә-як авыллар халкы, хезмәттәшләре җыелды. Хушлашу мәрасиме авыл мәдәният йортында узды.

Булат 2002 елның 21 гыйнварында Иске Кыязлы авылында дөньяга килә. 2017 елда Иске Кыязлы мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлый һәм Казан энергетика көллиятенә укырга керә. Электрик һөнәренә укып, белгечлеге буенча Алексеевск су каналында эшли. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

2022 елның апрелендә ул махсус хәрби операциядә хәрби хезмәт үтү өчен үз теләге белән контракт төзи. 29 апрельдән мотоукчылар батальонының миномет батареясы взводының миномет расчеты номеры вазифасында хезмәт итә башлый. Хезмәт вакытында берничә тапкыр бүләкләргә лаек була, Батырлык ордены белән бүләкләнә.

2022 елның гыйнварында Булат җитди яралана. Әмма операциядән һәм тернәкләнү узганнан соң яңадан сафка кайтырга карар кыла. 2 мартта Булат Шакиров хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.

«Яшьләр Ватанны саклауга күтәрелде! Бу бәрелешләрдә корбаннарсыз булмый, без селек кебек егетләребезне югалтабыз һәм бу безнең һәрберебез өчен зур кайгы. Булат үз Ватанының чын патриоты булган. Яраланганнан соң да ул яу кырына кире кайтырга ныклы карар кабул иткән. Безнең якташыбыз Украинаның Артемовск шәһәре өчен барган сугыш хәрәкәтләре вакытында махсус операция барышында һәлак булды. Булатның әнисенең, аның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.

Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, Иске Кыязлы урта мәктәбенең элеккеге директоры Искәндәр Мөгыйнов хәрбинең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты.

Хәрби белән хушлашырга хезмәттәшләре дә килгән. Алар Булат Шакировның хезмәттәшләре арасында иң яше булуына карамастан, аның нинди ышанычлы иптәш һәм чын дус булуы турында сөйләде.

«Яраланганнан соң мин аңардан бер көнгә генә булса да өйгә кайтуын сорадым. Ләкин аны үгетләү мөмкин түгел иде. Булат бүтән күрешмәячәгебезне сизде, саубуллашканда бу хакта әйтте. Улымны кире кайтарып булмый. Менә монда Батырлык ордены ята, исән чагында мондый бүләкләрне бик аз кеше ала. Бу хәл барлык әниләр, хатыннар, безнең һәрберебез өчен авыр хәсрәт, борчу. Барысы да тизрәк тәмамлансын иде», – дип сөйләде геройның әнисе Рәйсә  Шакирова.

 

Фото: © «Авыл таңнары»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100