news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы мәктәпләренә Рособрнадзор тарафыннан сыйфат билгеләре тапшырылды

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) ил мәктәпләрендә 2025 елда үткәрелгән Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшы белем бирү учреждениеләренә махсус сыйфат билгеләре тапшырды. Бу хакта «Аксубай» сайты яза.

Яңа сыйфат билгесе укучыларның белемен бәяләү процедурасы формальлек түгел, ә балаларның мотивациясен һәм укуда мөстәкыйльлеген тәэмин итә торган заманча үсеш алымы булган мәктәпләрне аерып күрсәтергә тиеш.

Аксубай районы Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбенә һәм Аксубайның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Югары бәяләү культурасы» билгесенә лаек булды. Мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, районда белем сыйфатын бәяләү анализы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләренең объектив булмавына шик тудырырлык бер генә мәктәпне дә ачыкламаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot