news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы мәктәбендә Россия Армиясе офицеры хөрмәтенә Герой партасын ачтылар

Аксубай районы мәктәбендә Россия Армиясе офицеры хөрмәтенә Герой партасын ачтылар
Фото: http://aksubayevo.ru

Аксубай районы Иске Үзи урта мәктәбендә өлкән лейтенант Айдов Алексей Витальевич хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды. Махсус хәрби операция Герое партасында – Алексейның фотографиясе, аның биографиясе һәм сугышчан хезмәтләре турындагы фактлар. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәп директоры Любовь Гаврилова акциянең мөһимлеген ассызыклап, Алексей Витальевич турындагы истәлек киләчәк буыннар өчен үрнәк булачак, дип билгеләп үтте.

«Безнең бурыч – авылдаш-геройлар турындагы истәлекне саклау. Махсус хәрби операция зонасына беренче булып мобилизацияләнгән Алексей, 2023 елның декабрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була», – диде ул тантананы ачып.

Тантанага һәлак булган геройның әнисе һәм якыннары чакырылган иде. Шулай ук кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция катнашучысы чакырылган иде.

Герой партасы артына беренче булып утыру хокукына мәктәп активистлары – Геройның туганы, 9нчы сыйныф укучысы Антон Айдов һәм 7че сыйныф укучысы Дмитрий Титов лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100