news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы кызы «Нәүрүз гүзәле» титулына ия булды

Аксубай районы кызы «Нәүрүз гүзәле» титулына ия булды
Фото: Еремеевлар гаилә архивыннан

Нәүрүз төрки һәм иран халыкларының республика бәйрәме кысаларында гүзәл затлар арасында «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе узды. Нәүрузнең төп гүзәле титулы өчен тугыз милләт вәкиле көч сынашты.

Аксубайның Чуваш Енорускиносы авылыннан Юлия Еремеева җиңүче дип танылды. Ул Татарстанның «Аталан» яшьләр берләшмәсен җитәкли. Кыргызстаннан Айбикә Асан кызы беренче вице-мисс булды. Өченче урынны Үзбәкстан вәкиле Шаһрезада Курбанова алды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачылар мәхәббәтен Башкортстаннан Луиза Мөхәммәтҗанова яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot