news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы киңлекләре Россия шәһәрләре рәссамнарының картиналарында сурәтләнгән

Аксубай районы киңлекләре Россия шәһәрләре рәссамнарының картиналарында сурәтләнгән
"Авыл таңнары"

Аксубай районында «Аксубай киңлекләре» республика рәссамнар пленэры тәмамланды. Ике атна дәвамында пумала осталары район тарихын «язды». Алар белән очрашулар вакытында һәркем безнең район, биредә яшәүче кешеләр турында җылы сүзләр әйтте, безнең як табигатенә сокланды. Рәссамнар районда коллектив иҗат эшеннән ни көтүләре турында сөйләде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Пленэрга килгән рәссамнар командасы – республиканың алтын фонды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телим. Аларның картиналары мөһим миссия алып килсен – Татарстанның матурлыгын аның барлык төрлелегендә киләчәк буыннарга күрсәтсеннәр», – диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

«Камил Гыйльмановка, мәгариф учреждениесе директоры Фәрхат Әюповка һәм район халкына кунакчыллыклары өчен зур рәхмәт. Ике атнада пленэр эшендә без сезнең төбәкнең бөтен гүзәллеген җиткерергә, бу районда яшәүче кешеләрнең матурлыгын күрсәтергә тырыштык. Район җитәкчелеге һәм халкын мәдәни мирас объекты – иске Дәүләт банкы бинасын торгызу проекты кызыксындыра дип уйлыйм. Аксубай районы елъязмасына үз өлешебезне кертергә теләгән уйларыбыз күп», – ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәрис Минһаҗев.

Республика пленэры вакытында рәссамнар иҗат иткән барлык эшләр Аксубай районына бүләк ителәчәк. Иң яхшы картиналар күргәзмәсе 2 августта район мәдәният йортында тәкъдим ителәчәк. Экспозицияне барлык теләүчеләр дә карый ала. Күргәзмә 15.00 сәгатьтә эшли башлый.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot