Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы Иске Тимошкино мәктәбендә Герой партасы ачылды

Аксубай районы Иске Тимошкино мәктәбендә сугышчы-интернационалист хөрмәтенә Герой партасы ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Мәктәпне тәмамлаган Сергей Еграшкин истәлегенә багышланган тантанада районның тәрбия буенча кураторы, «Беренчеләр хәрәкәте» район оешмасы җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, «Ватанга хезмәт итәм» берләшмәсе ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
«Сергей Иванович Еграшкин сугышчан бурычны үз гомере бәрабәренә үти. Аның истәлеге мәңгегә безнең күңелләрдә, авылдашларыбыз күңелендә сакланыр. Моннан соң Герой партасы артында безнең иң лаеклы укучыларыбыз утырачак. Уку өстәлендә Сергейның фотосурәте Ватан хакына батырлыкны иң гади егетләр – безнең янәшәдә яшәүче һәм укучы кешеләр кылуын искә төшереп торыр», – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Владимир Красильников.
Тантаналы митингта геройны хәтерләгән һәм белгән кешеләрдән аның адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Беренче булып Герой партасы артына утыру хокукы уку алдынгылары Ангелина Павлова һәм Ольга Тербуковага бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз