Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы Иске Кыязлы мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп үтте

Аксубай районы Иске Кыязлы мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилей программасын оештыручылар бәйрәмдә катнашучылар алдында мәктәпнең бай тарихын, аның данлы сәхифәләрен ачты. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Иске Кыязлы авылында беренче мәктәп-мәдрәсәгә 1915 елда авыл бае Баһман хаҗи нигез сала. Беренче директор һәм укытучы Зыя Туктаров, дин сабакларыннан тыш, шул заманның беренче фәннәрен һәм рус телен дә укыткан. Ләкин ата-аналар Зыя һәм аның хатыны Гайшәне балаларны диннән аеруда һәм руслашуда гаепли башлыйлар.
«Зыя белән Гайшә Туктаровлар бернинди янаулардан да курыкмадылар, үз эшчәнлекләрен дәвам иттерделәр», – диелә мәктәп музеенда сакланган аларның беренче укучысы Гата Сафиуллин истәлекләрендә.
Мәктәптә дәрес бирүләр Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмый. Сугыштан соңгы елларда директорлар булып Әхмәт Фәтхуллин, Шамил Сабиров, Александр Степанов эшләгән. Алар барысы да укучылар арасында да, ата-аналар арасында да зур абруй казанган.
Ветеран-мөгаллимнәр район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чыгышларын алкышлар белән каршы алды. Кунаклар укытучыларын һәм авылдашларын истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүгенге көндә педагогик коллектив белән планнар һәм идеяләр белән янган, көчле, энергияле мөгаллим Фирдәвес Зәйдуллина җитәкчелек итә. Мәктәптә укыту программасыннан тыш, хезмәт һәм патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирелүе ачык иде.
Юбилей яңартылган мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында тәмамланды.

Фото: © http://aksubayevo.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз