Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы Иске Кыязлы авылында хәрбиләрнең гаиләләре өчен утын кистеләр
Аксубай районы Иске Кыязлы авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән патриотик акция битараф булмаган һәр кешегә кагыла. Украинада нацизм белән көрәшкән хәрбиләргә ярдәм итү өчен, Иске Кыязлы авылы хатын-кызлары кулдан басып өй токмачы кисү өмәсе оештырдылар. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Фото: © Иске Кыязлы авыл җирлеге архивыннан
Алар бер мәйданчыкта җыелды, үзләре белән токмач ясау өчен йомырка, он һәм бөтен нәрсәне алып килделәр. Өйдән әзерләп килүчеләр дә булды. Гуманитар ярдәм тупланган авыл җирлеге бинасына токмач белән төрле тәм-томнар, ярма һәм башка ризыклар, җылы оекбашлар китерүчеләр дә, акча биреп калдыручылар да булды.
Уллары, ирләре алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү дә шулай ук беренче урында тора. Күптән түгел генә авыл җирлеге гаиләләрне утын белән тәэмин итүне оештырды. Авылның игелекле ир-атлары, яшенә-картына кармастан, утынны кисеп, ярып, йортлар буенча таратты.

Фото: © Иске Кыязлы авыл җирлеге архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз