Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбендә махсус хәрби операция геройлары партасын ачтылар

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбен тәмамлаучылар, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Радик Гарифуллин һәм Әнәс Сабитов хөрмәтенә «Герой партасы» ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Алар Ватаныбызны яклап, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, илнең киләчәге өчен гомерләрен дә кызганмадылар. Тантаналы чарада мәктәп укучылары, укытучылар, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы вәкилләре, «Форпост» яшьләр хәрәкәте, район ведомстволары вәкилләре катнашты.
Тантаналы чарада катнашучылар геройлар турындагы хәтер мәңгелек булырга тиешлеге, үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Фото: http://aksubayevo.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз