news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы инвестиция күләме буенча Татарстанда лидер булды

Аксубай районы инвестиция күләме буенча Татарстанда лидер булды
"Авыл таңнары"

Аксубай районында эш сәфәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Камил Гилманов озатуында районда эшлекле микроклимат белән танышты, кече һәм урта бизнес төзелеше объектларында булды, эшмәкәрләр белән очрашты, универсаль технологияләр техникумында булды, орлык заводы белән ашлык киптерү комплексы төзелешен карады һәм нефть компаниясендә булды.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге беренче объект булды. Бу районның иң төзекләндерелгән җирлекләренең берсе, монда территорияне үстерү буенча берьюлы берничә программа гамәлгә ашырылган. Биредә күп функцияле үзәк, балалар бакчасы, модульле ФАП һәм Енорускино авылында авыл мәдәният йорты төзелде, Иске Ильдеряк мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, Иске Ильдеряктә ял зонасы төзекләндерелде. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Җирлек башлыгы Сергей Маклаков кунакларга ял зонасын, спорт кырын һәм тренажерлар белән мәйданчыкны күрсәтте. Алар 25 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен дә карадылар. Бүгенге көндә балалар бакчасына 18 бала йөри.

Икътисад министрын Валерий Сапеев крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Быел биредә 33 млн сумга катнаш азык цехы һәм 18 000 башка каз фермасы төзү буенча инвестиция проекты тормышка ашырыла. Мидхәт Шаһиәхмәтов фермерның җитештерү әйләнешен арттырып кына калмыйча, ә вакыт узу белән үз продукциясен җитештерергә планлаштыруы белән дә кызыксынды.

Районда иң эре инвестиция проекты – «Волга Селект» ҖЧҖ базасында орлык линиясе белән ашлык киптерү комплексын төзү. Мидхәт Шаһиәхмәтовка бу объектны да күрсәттеләр. Аны 2023 елның ноябрендә тапшырырга ниятлиләр. Инвестиция күләме 341,7 млн. сум тәшкил итә. 

Биредә үк «Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу» инвестиция проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Инвестиция күләме – 527,3 млн. сум, проект озак вакытка – 2025 елга кадәр исәпләнгән. 

Сәфәрнең соңгы объекты район территориясендә нефть чыгару белән шөгыльләнүче «ТатРИТЭКнефть» ТПП нефть компаниясе булды. 2021 елда – 464 313, 8 тонна, 2022 елның беренче яртыеллыгында 230 839, 8 тонна нефть табылган. Предприятиедә 149 кеше эшли, нигездә – район кешеләре. Нефть компанияләре, шул исәптән «РИТЭК» күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итә, белем бирү, мәдәният учреждениеләрен ремонтлауда ярдәм итә, адреслы меценат ярдәме күрсәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100