news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы газетасы элеккеге мөхәррире истәлегенә шахмат турниры оештырды

Аксубай районы газетасы элеккеге мөхәррире истәлегенә шахмат турниры оештырды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубайның «Сельская новь» газетасы редакциясендә элеккеге мөхәррир Фәхертдин Шәяздановның 65 еллыгына багышланган шахмат турниры узды. Шәяздановларның гаилә әгъзалары һәм күпсанлы туганнары интеллектуаль ярыш иганәчеләре булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбрә ителә.

Бу көн редакциядә бик күп кунаклар, дулкынлану һәм шатлыклы мизгелләр белән бәйрәм буларак узды. Биредә интеллектуаль спорт төрен яратучылар, Шәяздановлар гаиләсе әгъзалары кадерле кешеләрен хөрмәтләп, яхшы сүзләр белән искә алу, истәлекләре белән уртаклашу өчен җыелдылар.

Турнир башланыр алдыннан җыелучыларга район башлыгы Камил Гыйльманов мөрәҗәгать итте.

«Фәхертдин Шәмсетдин улы минем өчен хезмәттәшем дә, дустым да булды. Ул намуслы, гадел, үз эшенә тугры, гаиләсен чын күңелдән яратучы кеше иде. Ул кешеләргә зур хөрмәт белән карады, ярдәмчел һәм битараф булмаган кеше иде. Аның безнең арада булмавы бик кызганыч. Ләкин бүген аның нәселен дәвам итеп, Шәяздановларның яңа буыны – оныкларының үсеп килүен күрү шатлыклы. Гаиләсе, редакция хезмәткәрләре, дуслары, якын кешеләре аны хәтерли. Һәм аның истәлегенә ул яраткан шахмат турниры үткәрелү бик мөһим вакыйга. Барыгызга да яхшы нәтиҗәләр телим!», – диде район җитәкчесе.

«Фәхертдин Шәмсетдин улы безнең өчен абруйлы җитәкче, якын кеше иде. Без аның үзенең дә шахмат ярышларында рәхәтләнеп катнашканын хәтерлибез. Икенче тапкыр рәттән редакция Шәяздановлар гаиләсе ярдәме белән хәтер шахмат турнирын оештырырга карар итте. Шахмат сөючеләргә катнашулары өчен, гаиләсенә ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә», – дип билгеләп үтте «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова.

Аның хатыны Зөмәрә Зиннур кызы, якын дусты һәм туганы Сәлихҗан Сафин, энесе Фәретдин Шәмсетдин улы, Нурлат шәһәреннән дусты Солтан Әхмәтҗанов Фәхертдин Шәязданов турында истәлекләр сөйләде.

Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов өч номинациядә призерларны билгеләде. Бүләкләү тантанасы редакция студиясендә шатлыклы һәм уңай шартларда узды. Ир-атлар арасында Түбән Татар Майнасыннан Фаиль Гафиятуллин җиңүче дип танылды. Икенче урында – Марат Сафин, өченчедә – Алмаз Камилов.

Призерлар «Сельская новь» редакциясеннән дипломнар һәм Шәяздановлар гаиләсеннән истәлекле бүләкләр алды. Район башлыгы Камил Гилманов көннең иң нәтиҗәле шахматчысы Фаил Гафиятуллинга һәм иң яшь катнашучыга – Асель Алмакаевага төп призлар тапшырды. Соңыннан катнашучыларның барысын да бәйрәм төшке ашына чакырдылар.

Фото: © http://aksubayevo.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100