news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы янгыннан зыян күргән гаиләнең хәлен белде

Аксубай районы Карасу авылында яшь гаилә Илзирә һәм Әнвәр Гайнуллиннарның шәхси йортында янгын чыккан. Район башлыгы Камил Гыйльманов һәм урынбасары Илшат Заһидуллин күпбалалы гаиләнең хәлен белергә барды. Район башлыгы үз гаиләсеннән акчала ярдәм һәм өй кирәк-яраклары тапшырды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Без йортны ана капиталына сатып алдык. Мин үзем Актаныштан, ә ирем Яңа Дума авылыннан. Чаллыда заводта эшләгәндә таныштык, Аксубай районына күченеп кайтырга булдык. Биредә өй сатып алдык. Ул зур түгел иде, без аны төзекләндердек, ремонтладык, хәтта электр үткәргечләрен дә алыштырдык, ә менә сарайда электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыккан, күрәсең», – дип сөйләде Илзирә. 

Гайнуллиннар якын арада сатып алырга ниятләгән иркен йортка күченгән инде. Янгыннан зыян күрүчеләргә таныш һәм таныш булмаган кешеләр ярдәм итә, 400 мең сумнан артык ярдәм акчасы җыелган инде. Яңа йорт 550 мең сум тора. Хуҗалар өйгә бәяне кыйммәт сорамый һәм шунда ук кереп яшәргә рөхсәт иткәннәр.

Илзирә һәм Әнвәр әйтүенчә, беренче минутлардан ук аларга җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов ярдәм итә. Ул бик борчыла, гаиләгә йорт таба, үзе дә ярдәм кулы суза, авыл халкы арасында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны да оештырган.

«Якын арада сезгә районнан ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән социаль яклау линиясе буенча – барлыгы 150 мең сум тирәсе. Безнең район халкы бердәм, әлегә кадәр беркемне дә бәладә ялгыз гына калдырганыбыз булмады», – дип шатландырды яшь гаиләне Камил Гыйльманов.

Ирле-хатынлы Гайнуллиннар район башлыгына һәм авыл җирлеге җитәкчесенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, район кешеләренең бик ярдәмчел һәм игелекле булуларын билгеләп үттеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100