news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Аксубай районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты
Фото: Камил Гыйльмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов Ватанны саклаучыларга якташлардан рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм хәрбиләр белән шәхсән аралашу өчен аларның һәрберсе белән очрашырга тырыша.

Чираттагы очрашу узган атнада булды. Хәрбиләр белән очрашуга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтүче волонтерларны да чакырдылар. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Камил Гыйльманов геройларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, җитәкчелек кенә түгел, район халкы да бүген хәрбиләргә ярдәм итү турындагы уртак фикер белән яши. Егетләргә нинди ярдәм кирәклеге, аларның гаиләләренең нәрсәгә мохтаҗ булулары турында очрашу барышында фикер алыштылар.

«Аллаһы Тәгалә сезне сакласын, егетләр. Без сезгә ярдәм иттек һәм мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез! Үзегезне саклагыз, биредә сезнең ышанычлы тылыгыз барын белеп торыгыз!» – дип йомгаклады сүзен район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100