Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы башлыгы сугыш ветеранын Ватанны саклаучылар көне белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ватанны саклаучылар көне белән котлауларны Бөек Ватан сугышында катнашкан 100 яшьлек Елисей Тимирясов кабул итте. Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов Германия белән сугышның бүгенге көндә исән булган бердәнбер катнашучысына иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
«Сезгә, Елисей Мурзич, районның барлык халкыннан һәм шәхсән үз исемемнән фашизмны җиңгән өчен, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларыгыз өчен чиксез рәхмәт! Без Сезнең белән горурланабыз, кадерле ветеран!», – диде ул.
Елисей Мурзич, һәрвакыттагыча, район җитәкчесен парад костюмында каршы алды, сәламәтлеге элеккеге еллардагы кебек булмаса да, фронтовик котлауларга чын күңелдән шатланды.
Камил Гыйльманов ветеран белән җылы әңгәмә корды. «Без Сезне 9 майда узачак Җиңү Парадында күрүебезгә бик шат булачакбыз», – диде ул, ветеранга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз