news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барган

Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барган
"Аксубай"

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов иреклеләр белән бергә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барды. Хәрбиләргә посылкалар, автомобиль һәм җылы киемнәр алып барып тапшырдылар. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Аксубайлылар үз юлларын берьюлы дүрт юнәлешне – Луганск һәм Донецк халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен колачларлык итеп төзегәннәр.

Ерак юлга гуманитар ярдәмне җыярга ярдәм итүче меңләгән игелекле район кешесенең хәер-фатихасы һәм догалары белән йөк төялгән дүрт автомобиль чыгып китте. Махсус хәрби операция зонасына дүрт тонна гуманитар ярдәм алып барылды. Шул исәптән, мобилизацияләнгәннәрнең берсенең гаиләсе һәм туганнары сатып алган автомобиль дә, волонтерлар аны ерак юлга әзерләде һәм адресатка тапшырды.

Аксубайлылар Ватанны саклаучы якташлары янына бару өчен ике мең километрдан артык юл узды. Һәрвакыттагыча, төркемне отставкадагы полиция подполковнигы Анатолий Скворцов җитәкләде.

–Һичшиксез, анда бер тапкыр булган кеше, инде элеккечә булмаячак. Безнең егетләр – барысы да, һичшиксез, геройлар, без Ватанны саклауга баскан һәркем белән горурланабыз. Без алар белән куркынычсыз территориядә очраштык, кемдер алгы сызыктан яңа гына чыккан иде. Әмма аларның берсе дә куркыныч, авыр, дип зарланмады. Безнең бурыч – аларга ышанычлы тыл тәэмин итү һәм ярдәм итү, – диде район башлыгы.

«Камил Гыйльманов якташларыбыз белән очрашуның фото һәм видеоматериаллары белән уртаклашты. Махсус хәрби операция зонасына аксубайлылар алар өчен барлык кирәкле әйберләрне – азык-төлек продуктлары, көнкүреш ихтыяҗлары өчен газ плитәләре, кер юу машиналары, пауэр-банклар һәм хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле махсус чаралар алып барганнар», диелгән хәбәрдә.

Посылкаларда, аларны җыючыларның кул җылыларыннан тыш, хәрбиләр һәрвакыт көтеп торган балалардан хатлар. Универсаль технологияләр техникумы студентлары Ватанны яклаучылар өчен ипи һәм камыр ризыклары пешергәннәр һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән видео-сәлам тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100