news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай питомникларында тирәк үсентеләрен утыртырга керештеләр

Аксубай питомникларында территорияләрдә кар ятканда ук, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тирәк үсентеләре әзерләде һәм аларны салкын урынга урнаштырды. Хәзер яшь агачларны утыртырга керештеләр.

Эш гади кебек тоелса да, үсентене җиргә кадап куярга гына кирәк, әмма аларның саны меңгә җитә һәм тирәк сабаклары тамыр җибәрсен һәм үсә башласын өчен эшне кул белән һәм сыйфатлы башкарырга кирәк, шуннан соң эшнең гади түгеллеген һәм тырышлык таләп итүен аңлыйсың. Урманчылар бу биремне уңышлы башкарды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Эшчеләр нарат утырту материалын казуга кереште. Аерым алганда, Ибрай участок урманчылыгында бу операцияне актив башкара.

Монда еллар узгач тирә-як урманнарны тулыландырачак һәм төбәк бизәгенә әйләнәчәк культуралар үстерелә. Әмма, урман утырту эшләре башланганчы берникадәр вакыт узарга тиеш. Бу чорда, вегетация процессын акрынайту өчен, үсентеләрне салкын урынга урнаштырып торалар.

Булачак нарат үсентеләре кар катламы һәм боз астында утырту өчен үз сәгатьләрен көтә. Утырту материалы салкында йокыга талган кебек була, бары тик урман посадкасында җиргә утырткач кына үсеп китәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot