news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай пенсионерлары көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Аксубай пенсионерлары көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
"Авыл таңнары"

Бүген Аксубай мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Бу – аксубайлылар өчен икенче көзге ярминкә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары район үзәгендә яшәүчеләргә шәхси хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның берсе – фураж өчен ашлык алып килделәр. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Авыллар һәм Аксубай бистәсе мәктәпләре сатуда бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак, кәбестә, кабак тәкъдим итте. Район үзәгендә яшәүчеләр аларны рәхәтләнеп сатып алды, чөнки яшелчәләргә бәяләр кибет һәм базар бәяләреннән түбәнрәк, сыйфаты буенча да өстенрәк. Фермерлар, һәвәскәр бакчачылар да шулай ук үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Сәүдә нокталарының бизәлеше аерым игътибарга лаек. Аксубай мәктәпләренең сәүдә нокталары көзге мотивларда күз явын алырлык итеп бизәлгән иде. Өченче мәктәп вәкилләре авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килгән тармак ветераннарын кайнар чәй, коймак, пироглар белән сыйлады.

Мәдәният каршынгдагы мәйданда җирле артистлар башкаруында яңгыраган җырлар кәефне күтәрде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район башлыгы Камил Гилманов белән Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев булды. Башкала вәкиле өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырылган ярминкә сәүдәсенә яхшы бәя бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100