news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай педагогы зональ бәйгедә «Ир-ат – лидер» номинациясендә җиңүче булды

Аксубай педагогы зональ бәйгедә «Ир-ат – лидер» номинациясендә җиңүче булды
Фото: http://aksubayevo.ru/

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз карашы» зональ бәйгесе Аксубай районы вәкилләре өчен уңышлы узды – ике катнашучы бәйге җиңүчеләре булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Нәтиҗәле җитәкчелек итүче профессиональ, иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән ир-атлар арасында АТУТ директорының укыту-җитештерү эше буенча урынбасары Владислав Борисов номинант булды.

Жюри аның чыгышын лаеклы бәяләде. Студентлар составында ярдәм төркеме педагогны үз эшенең остасы, якты шәхес итеп күрсәтә алды.

Ул район һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрендә, бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә актив катнаша һәм студентларны үз фәннәре буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә актив җәлеп итә. Боларның барысы да педагогның һөнәри сыйфатлары булачак белгечләрне әзерләүнең яхшы дәрәҗәсен тәэмин итә.

Хезмәт казанышлары өчен Владислав Борисов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100