news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай педагоглары җыеннар үткәргән өчен бүләкләнде

Аксубай педагоглары җыеннар үткәргән өчен бүләкләнде
"Авыл таңнары"

Аксубайда чираттагы хәрби-кыр җыеннары уңышлы узды, хәрби фән нигезләрен укыту программасы тулысынча үтәлде. Бу мөһим вакыйгада катнашучылар лаеклы бүләкләр алды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Мәгариф бүлегенең хәрби-гамәли спорт төрләре буенча 10 сыйныф егетләрен әзерләгәннәре һәм вазифа бурычларын намуслы үтәгәннәре өчен лагерь җыеннары җитәкчесе Алексей Никитин, УПС штабы җитәкчесе һәм взвод командиры Юрий Макаров, взвод командирлары Марсель Җамалиев һәм Евгений Башкиров, укытучылар Владимир Красильников, Фәнис Хөснуллина, Якуб Сафиуллин, Николай Никитин, Фәрхәт Гайнуллин грамоталарга лаек булды.

«агерь җыеннары бик оешкан, нәтиҗәле үтте. Барысы да яхшы килеп чыкты. Уку-кыр җыеннарында булган вакытта без Форпост, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән хезмәттәшлек иттек, балалар белән шулай ук хәрбиләр-чик сакчылары ветераннары да очрашты. Нәтиҗәдә, егетләр яшь хәрби курсын лаеклы үзләштерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100