Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай офицерының хатыны башкаланың «Казан» гаилә үзәге янында сәхнәдә җырлады

Аксубай офицерының хатыны Лилия Мантова башкаланың «Казан» гаилә үзәге янында сәхнәдә җырлады. Ул «Добробат» төркеме белән бергә «Русский мир» җырын башкарды. БУ хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Лилия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган I республика патриотик җыр бәйгесенең гала-концертында катнашты. Анда талантлы җырчылар, җыр авторлары, махсус хзрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары бар иде.
– Жюрига иҗатыма югары бәя биргән өчен рәхмәт. Беренче урын аркасында мине Россия көненә концертка чакырдылар. «Добробат» төркеме белән сәхнәдә чыгыш ясау зур горурлык. Әлеге концерт Россиянең бердәмлеген һәм куәтен, Җиңүне якынайту теләген тагын бер кат күрсәтте. Чыгышымны ирем Дамирга багышладым. Без аны өйдә көтәбез! Әлбәттә, ирем, балаларымның әтисе янәшәбездә булсын иде. Ләкин аңлыйм, Россиядә тынычлык урнашсын, балаларның бәхетле балачагы булсын өчен ул хәзер анда булырга тиеш! Хис-кичерешләр, мөгаен, фронттан үз яклаучысын көткән һәр гаиләдәге кебек үк тулып таша. Аерылышуга күнегеп булмый. Ләкин мин офицер хатыны һәм минем көчсез булырга хакым юк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз