Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай музееда Гаилә елына багышланган күргәзмә эшли
Гаилә елы Аксубай районының туган як тарихы музеенда «Гаилә ядкарләре» күргәзмәсе белән ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Учреждение директоры Наталия Куштукова сүзләренчә, музейда булучылар даими тулыланып торучы, борынгы көнкүреш әйберләрен чагылдырган күргәзмә экспонатлары белән кызыксынып танышалар.
Аларны шулай ук гаилә ядкарьләре – кыйммәтле әйберләр экспозицияе дә нык кызыксындыра. Алар - сәгатьләр, орден-медальләр генә түгел, шулай ук документлар, көндәлекләр, хатлар, открыткалар, уенчыклар һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз