news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай мөхтәсибәтендә Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды

Аксубай районы Үзәк мәчетендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап балалар арасында Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Әлеге чараны Аксубай мөхтәсибәте Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксубай районы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова белән берлектә оештырды.

Конкурста якынча 40 бала катнашты.

Бәйге Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов тарафыннан Коръән укып, дога кылу белән башланып китте.

Бәйгенең кереш өлеше тәмам булганнан соң, балалар Габдулла Тукай иҗат иткән шигырьләрне укыды. Аксубай районы В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева үзе иҗат иткән шигырь укыды.

Һәрбер катнашкан балага мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучы балаларга пылау һәм тәм-томнар әзерләнгән табын оештырылды. Бәйгедә катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә мактау сүзләре ирештерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot