news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай медиклары командасы Кама аръягы зонасында спартакиадада көмеш медаль яулады

Аксубай медиклары командасы Кама аръягы зонасында спартакиадада көмеш медаль яулады
"Авыл таңнары"

Аксубай медиклары командасы Кама аръягы зонасында спартакиадада көмеш медаль яулады. Спартакиада программасына волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту, бадминтон, швед эстафетасы һәм йөзү буенча ярышлар кертелгән иде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Аксубай район үзәк хастаханәсе табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары барлык спорт төрләрендә дә күтәренке кәеф белән катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шахматта алар беренче урынны алды, швед эстафетасында ир-атлар һәм хатын-кызлар икенче урынны яулады. Хатын-кызлар волейбол командасы өченче булды. Аркан тартуда хатын-кызлар – икенче, ә бадминтонда өченче булды.

Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы нәтиҗәләре буенча Аксубай район үзәк хастаханәсе командасы өченче урынны алды.

«Безнең коллектив ел саен Спартакиадада катнаша. Бу яхшы традициягә, көтелгән вакыйгага әверелде һәм Татарстан медикларының корпоратив культурасының бер өлеше булып тора», – дип билгеләп үтте Аксубай үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100