news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәктәбендә Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиле дәрес үткәрде

Аксубайның 3нче мәктәбе укучыларының Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов белән очрашу узды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Монополиягә каршы хезмәт нәрсә ул, ничек эшли, нинди бурычлар башкара, дигән сораулар күпләр, бигрәк тә укучылар өчен өйрәнелмәгән тема булып кала. Әлеге тема буенча район үзәгенең өченче мәктәбендә ачык дәрес үтте.

Укучылар Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечен игътибар белән тыңладылар. Ул балаларга монополиягә каршы хезмәт функцияләре һәм төп юнәлешләре, төрле тармакларда кануннарны үтәүне күзәтү турында аңлаешлы итеп сөйләде.

Ведомство вәкиле монополиягә каршы контроль, сәүдәдә көндәшлек, халыкка хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. Шулай ук массакүләм-гаммәви чараларда, социаль челтәрләрдә реклама проблемасына да кагылды.

Соңгы вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстанда нинди эшләр алып баруы турындагы мәгълүмат аерым кызыксыну уятты.

Хезмәт белгеченең кредит килешүләре буенча киңәшләре өлкән сыйныф укучылары өчен артык мәгълүмат булмады – мөстәкыйль тормышта финанс заемнары буенча төрле тәкъдимнәр булырга мөмкин, алданмас өчен уяу һәм фикер йөртүчән булырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100