news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәктәбендә федераль проект ярдәмендә музей барлыкка киләчәк

Аксубай мәктәбендә федераль проект ярдәмендә музей барлыкка киләчәк
"Авыл таңнары"

Бөтендөнья «Беренчеләр хәрәкәте» мәдәният иреклеләре хәрәкәте иҗтимагый оешмасы ярдәме белән Аксубайның 2нче мәктәбендә музей булдырылачак. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ул «Креатив Лаборатория» «Прожектор» федераль проекты буенча барлыкка киләчәк. 30 уку бинасында дәүләт музейларыннан остазлары белән берлектә мәктәпләр базасында музей киңлеген оештыру һәм тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

Аксубайның 2нче мәктәбе базасында проект гамәлгә ашырылачак Татарстанда бердәнбер мәктәп булды.

«Проектның безнең мәктәптә тормышка ашырылуына бик шатбыз, без музей турында күптән хыялландык, күрәсең, вакыт җитте», – дип сәламләде кунакларны мәктәп директоры Энҗе Туктарова.

Россиянең мәдәният өлкәсендә иң яхшы иреклесе Гөлфия Мотыйгуллина белдергәнчә, безнең район мәйданчык итеп очраклы гына сайланмаган, ә «Беренчеләр хәрәкәте» Аксубай бүлегенең активлыгы һәм шәхсән аның лидеры Светлана Башатова тырышлыгы белән.

Проектны гамәлгә ашыруда 25 укучы – 7-11 сыйныфлар укучылары катнашачак. Аларның музей булдыру белән кызыксынулары сизелеп торды. Бигрәк тә музей эшләре эксперты Александр Крошкин белән аралашканнан соң. Проектка 25 укучы җәлеп ителәчәк, музей эшләре эксперты белән сөйләшү барышында алар музейның ни өчен кирәклеген, аның тематикасын, аны булдыру этапларын билгеләделәр. Әлбәттә, музейның виртуаль булуына да басым ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100