news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай мәктәбендә беренче энергокласс ачылды

Аксубай мәктәбендә беренче энергокласс ачылды
Фото: Аксубайның 1 нче мәктәбе архивыннан

Аксубайда В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче мәктәптә Татарстанның атказанган энергетигы Николай Васильевич Казаков исемен йөрткән районда беренче энергоклассны ачу тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Әлеге инновацион проект мәктәп укучыларының һөнәри юнәлешен билгеләүгә һәм энергетика тармагы өчен булачак белгечләрне мәктәп яшеннән үк әзерләүгә юнәлдерелгән.

«Россия – минем офыкларым» һөнәри юнәлеш курсы кысаларында Аксубай районы электр челтәрләре хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч чара үткәрделәр. Укучылар бригада машинасы, күчмә электр лабораториясе һәм электрдан саклау чаралары белән таныша алдылар. Белгечләр үзләренең эшләре, энергетика һәм электрик һөнәрләре турында сөйләделәр, ә кайбер мәктәп укучылары әлеге һөнәри юлны сайлауга зур кызыксыну белдерделәр.

Ачылышта Николай Васильевич Казаковның гаиләсе катнашты, алар мәктәпкә физика кабинеты өчен лаборатория җиһазы сатып алуга сертификат бүләк иттеләр.

«Мондый мөмкинлек булуына мин шат, зур белем алудан тыш, кызыклы һөнәри чаралар, экскурсияләр һәм проектлар үткәрелер дип өметләнәм», — дип уртаклашты 6 сыйныф укучысы.

news_right_1
news_right_2
news_bot