Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай мәктәбендә Әти көне уңаеннан гаилә эстафетасы узды
Аксубай мәктәбендә Әти көненә багышланган эстафета узды. Спорт чарасы яшь әтиләрне һәм аларның 1-4 сыйныфларда укучы балаларын җыйды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Программада кызыклы дәресләр, күңелле стартлар һәм команда уеннары булды, анда әтиләр – көч һәм җитезлек, әниләр – акыл һәм ярдәм, ә балалар энтузиазм һәм дәрт күрсәтте.
Катнашучылар арасында Гребенщиковлар гаиләсе бар иде. Алар үз командасын ачык һәм кызыклы итеп тәкъдим иттеләр. Шулай ук Федоровлар һәм Низамовлар командалары да сынатмады. Пазллар җыюда – Федоровлар гаиләсе аерылып торды, ә иң креатив һәм шаян команда булып Низамовлар гаиләсе танылды.
Гаилә эстафетасы нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Мингалиевлар, өченче урынны — Мишаниннар яулады, Кәлимуллиннар гаиләсе җиңүче булды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина гаиләләргә грамоталар тапшырды.
«Мондый чаралар гаилә җепләрен ныгытып кына калмый, шулай ук мәктәп коллективын туплауга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте район башлыгы Алмаз Мингулов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз