news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәктәбен тәмамлаган хәрбиләр истәлегенә Хәтер такталары ачылды

Аксубай мәктәбен тәмамлаган хәрбиләр истәлегенә Хәтер такталары ачылды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубайның 3нче мәктәбен тәмамлаган дүрт кеше мәңгелек үлемсезләр исемлегенә кертелде. Мәктәп диварында тагын ике кара гранит плитә барлыкка килде. Тантаналы митинг мохитендә әлеге мәктәпне тәмамлаучы Иван Баженов һәм Григорий Сипачев истәлегенә Хәтер такталары ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Иван Баженов контракт буенча Ватан мәнфәгатьләрен яклауга баса. 2022 елның 30 сентябрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Григорий Сипачев та контракт төзеп, хезмәткә керешә. 2024 елның 31 гыйнварында Григорий махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Россия Федерациясе Президенты карары белән Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнгән.

Район башлыгы Камил Гыйльманов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев катнашындагы митингта һәлак булган батырларның якыннары катнашты.

Район башлыгы Григорий Сипачевның әтисенә һәм Иван Баженовның әнисенә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100