news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай мәктәбе мөгаллимәсе иң яхшы туган тел укытучысы титулына лаек булды

Аксубай мәктәбе мөгаллимәсе иң яхшы туган тел укытучысы титулына лаек булды
Фото: https://aksubayevo.ru/

Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе укытучысы Гөлнур Сәгыйтова районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Бөтенроссия бәйгесе муниципаль этабы җиңүчесе дип танылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча, ачык дәрес һәм осталык дәресе тәкъдим итеп, көндезге турга дүрт мөгаллимә узды.

Бәйге ярышларында икенче призер итеп жюри Альбира Кәбированы (Яңа Ибрай урта мәктәбе) игълан итте.

Өченче урынга Люция Алимбекова (Яңа Үзи төп мәктәбе) һәм Тәнзилә Сафиуллина (Чув. Енорускино төп мәктәбе) чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot