news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәктәбе һәм балалар бакчасы туган телне саклау һәм үстерү буенча грантлар отты

Аксубай мәктәбе һәм балалар бакчасы туган телне саклау һәм үстерү буенча грантлар отты
Фото: https://aksubayevo.ru

Аксубай районы В.Г.Тимирясов исемендәге урта мәктәп һәм «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе проектлары Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проект грантларына лаек булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Аксубайның 1нче мәктәбе бәйгегә директорның милли белем бирү буенча урынбасары Әлфирә Галиева эшләгән «Туган тел – ата-бабаларыбызның зирәклеге һәм мирасы хәзинәсе» проектын тәкъдим итте. Проект халык авыз иҗатына, йолаларына һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

«Радуга» мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла торган «Тел, йолалар, мәдәният – Татарстан байлыгы» проектының җитәкчеләре – бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина, тәрбиячеләр Гөлфия Шәйхисламова һәм Марина Мишина. Проект этнографик, туган якны өйрәнү һәм милләтара чаралар комплексын тәкъдим итә. Анда катнашуга, бакчада тәрбияләнүчеләрдән һәм аларның ата-аналарыннан тыш, җәмәгатьчелек, туган як тарихын өйрәнү учреждениесе, шулай ук җирле үзидарә органы җәлеп ителә.

«Әлеге проектларны тормышка ашыру районда яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклауда мөһим роль уйнарга чакырылган. Безнең максат – туган телне белүче, аны хөрмәт итүче, халык тарихын, аның күркәм йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылучы гражданнар тәрбияләү», – диде Әлфирә Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100