news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә лаек булды

Аксубай мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә лаек булды
Фото: "Аксубай" газтасы

Аксубай районының Трудолюбово авыл мәдәният йорты иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре республика бәйгесендә «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә булган мәдәни-ял тибындагы иң яхшы учреждение» номинациясендә җиңүче дип танылды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Трудолюбово мәдәният йортына 125 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Республика бәйгесендә җиңү мәдәният йорты белгечләре Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллинаның уңышлы иҗат эше нәтиҗәсендә ирешелде. Шул исәптән мәдәният учагында «Борынгы славутница серләре» арт-терапия халык студиясе уңышлы эшләп килә.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме дипломантлары булып торалар, район һәм республика бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрдә актив катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100