news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылды

Аксубай мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылды
"Авыл таңнары"

Аксубайның үзәк мәчетендә балалар өчен «Матур Рамазан» бәйрәме узды. Бу турыда «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Бу бәйрәм балалар өчен традиционга әверелде, балалар аны көтеп ала. Кояшлы май көнендә мәчет территориясендә бик күп балалар, аларның әти-әниләре һәм якыннары җыелды. Алар өчен ачык һавада табын корылды, диннең һәм Рамазан аеның бөеклеге турында җырлар яңгырады. Балалар рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, батутларда сикерде. 

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан җыелучыларга котлау сүзләре белән Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров мөрәҗәгать итте. 

Ул барысына да сәламәтлек, иминлек, изге эшләрдә һәм башлангычларда Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләде һәм Коръән сурәләрен укыды. Игелекле эшләр һәм ниятләр белән тулы Рамазан ае белән хушлашу уңаеннан «Альвидаг» мөселман җыры яңгырады. Тантанага килгән яшь мөселманнар аны игътибар белән тыңлады. 

Оештыручылар кызыклы һәм бай программа әзерләгән. Аңа матур күбәләк мисалында кешедә рухилыкны үстерү турында танып-белү моментлары кертелгән иде. Шулай ук мәчет янындагы яшел чирәмлектә мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр узды. Ачык һавадагы тантана мәчет бинасына күчте, балалар уртак намазда катнашты. Аннан соң бәйрәм табын артында тәмамланды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100