news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай китапханәсендә Маяковскийның новаторлыгы турында фикер алыштылар

Аксубай китапханәсендә Маяковскийның новаторлыгы турында фикер алыштылар
Фото: "Аксубай" газетасы

Аксубай үзәк китапханәсе шагыйрь Владимир Маяковскийның туган көненә багышланган «Тренд шигырьләр» дигән шигъри диалог үткәрде. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Катнашучылар аның танылган һәм аз билгеле шигырьләрен укыдылар һәм фикер алыштылар. Әңгәмә гади генә шигырьләр уку кысаларыннан чыгып, шигъри иҗат һәм аның эволюциясе турында җанлы фикер алышуга әверелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot