news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай ишегалларына 19 миллион сумнан артык акча тотарга җыеналар

Аксубай районы үзәгендә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр тулы көченә бара. Бу максатка 19 миллион сумнан артык акча тотарга җыеналар. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Быел 14 йорт төзекләндереләчәк. Төп эшләр Чистай ягыннан Аксубайга кергәндә, Золин урамында алып барыла, анда берьюлы 12 ишегалды территориясен төзекләндерәләр. Биредә подъездларга юллар салынды, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары төзекләндерелә, өлешчә балалар уен мәйданчыклары монтажланды һәм спорт мәйданчыгы өчен зона әзерләнде – алар мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен каралган. Юл өлеше дә элеккечә калмаячак, аны метр ярымга киңәйтәләр. Йортлар янында эскәмияләр күренә башлаган инде.

Республика программасы кысаларында Мазилин урамы, 56нчы йорт һәм Мазилин урамы, 80 йортларның ишегалды территорияләре дә яңартылды. Биредә тротуар юллары салынган һәм ишегалды территориясенә асфальт түшәлгән. Ә 56нчы йортта яшәүчеләр өчен балалар мәйданчыгы да урнаштырылачак.

Йортта яшәүчеләр ишегалларындагы үзгәрешләргә шатланалар һәм эшләрнең тәмамлануын көтәләр.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 19 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган. Эш башланганчы җәмәгать тыңлаулары үткәрелде, проектлаучылар халыкның теләкләрен исәпкә алырга тырыштылар, ә подрядчылар билгеләнгән срокларда аларны тормышка ашырачаклар», – дип сөйләде район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100