news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай йөзүчеләре Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ярышта унбер медаль яулады

Аксубай йөзүчеләре Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ярышта  унбер медаль яулады
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай районы командасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган йөзү буенча ачык ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Зинаида Леонтьева яза.

Ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 100дән артык спортчы катнашты. Тренерлар Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин тәрбияләнүчеләре иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча алар унбер медальгә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot