news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай фермерына республика Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты тапшырылды

Аксубай фермерына республика Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты тапшырылды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Авдеев Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына лаек булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Владимир Максимович фермерлык эшчәнлеген районда беренчеләрдән булып, 1992 елда башлый. Ул вакытка Пономаревка бетеп барган авыл була. Авыл янәшәсендә ул җир участогын рәсмиләштерә һәм гаиләсе белән бирегә эшләргә һәм яшәргә күченә. Бүгенге көнгә кадәр ул сайланган юлына һәм, елның теләсә кайсы фасылында матурлыгы белән сокландырган җирлеккә тугры кала.

Фермер тырышлыгы белән бу торак пункт бер хуҗалык белән район картасыннан юкка чыкмый һәм аның территориясендә тәртип саклана.

Авдеев крестьян-фермер хуҗалыгы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 60 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер ел эчендә 766 центнер сөт, 18 центнер ит җитештерелгән. Җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен фермер кирәкле техниканы сатып алган. Крестьян-фермер хуҗалыгы азык культураларыннан тотрыклы уңыш ала. Эшлекле сыйфатлары һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында фермер үз эшен уңышлы алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100