Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай эшмәкәрләрен бизнестан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга өйрәтәләр
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Эшмәкәрлек сәгате» форматында Аксубай районы эшмәкәрләре җәмгыяте белән очрашу узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин Татарстан маркетинг үзәге эше турында сөйләде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Татарстан маркетинг үзәге эшенең максаты – кече бизнес субъектлары – ТР РМҮ эшкуарлык резидентлары тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк табыш алуны тәэмин итү. Билгеләнгән максатны үтәү инструменты булып ТР маркетинг үзәгенең «Сатып алу модуле» хезмәт итә.
Сатып алу модуле составына, сату килешүләре төзүне һәм Татарстан маркетинг үзәге резидентлары тарафыннан тигез файдалану, гаделлек һәм намуслы көндәшлек принциплары нигезендә табыш алуны тәэмин иткән сәүдә мәйданчыклары керә.
Татарстан маркетинг үзәгендә резидентларны өйрәтү үзәге – «Кече, урта эшмәкәрлеккә ярдәм» порталы эшли. Порталда «Видео университет» ресурсы төзелгән. Түләүсез укыту вебинарлары атнага ике-өч тапкыр алдан теркәлү буенча үткәрелә. Кулланучы вебинар темасына индивидуаль тәртиптә «Индивидуаль вебинар» (http://university.zakazrf.ru/) бүлегендә заказ бирә ала һәм тәүлек буе бушлай 8-800-700-98-73 телефоны аша 24/7 режимында маркетинг үзәге эше белән бәйле теләсә нинди сорау буенча консультация алырга мөмкин.
Шулай ук, маркетинг эше буенча кирәкле консультацияне сез шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 Б йорт, 1 кат адресы буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегендә яисә 8 (84344) -2-84-87, 2-80-07 телефонына шалтыратырга була.
«Эшмәкәрлек сәгате»ндә һәркем катнаша ала. Гаризаларны 8 (84344) -2-84-87, 2-80-07 телефоннары буенча шалтыратып яисә нekonaks@mail.ru электрон почта адресы буенча алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз