news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай эшмәкәрләре район җитәкчелеге белән очрашты

Аксубай район Советында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның төрле өлкәләрдәге бизнес вәкилләре белән эшлекле киңәшмәсе узды. Катнашучылар район эшмәкәрләре эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Сезнең һәрберегез Аксубай өчен җан ата, дип ышанам, эшне яхшырту буенча бергәләп эшләячәкбез. Объектларда очрашырга, планнар турында фикер алышырга, мөмкинлек булса – ярдәм итәргә. Хезмәттәшлек өчен мәсьәләләр бик күп – эшлекле активлык, ташламалар, преференцияләр буенча. Бүген гамәлгә ашырыла торган программалар күп, алга таба эшчәнлек өчен тәкъдимнәр, юнәлешләр бар», – диде Алмаз Мингулов.

Татарстанда илебез эшмәкәрләренә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Башкарма комитет җитәкчесе ассызыклаганча, эшмәкәрлек эшчәнлеген киңәйтү буенча сораулар күп.

Киңәшмә барышында 2023 елга милек салымнарын түләү, хезмәт мөнәсәбәтләре, сәүдә объектларын Яңа ел бизәлеше, кече урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары, сыра, эчемлекләрне ваклап сатучы әйләнештә катнашучыларга карата товарларны мәҗбүри маркировкалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләсенә дә тукталдылар.

«Аксубай елдан-ел матурая бара, аның территориясендә җәмәгать урыннары оештырыла. Киләсе сезонда да район үзәге территориясен тәртипкә китерү дәвам итәчәк. Һәм бу уңайдан сәүдә нокталары стильгә туры килергә тиеш, аларның тышкы кыяфәте якты һәм җәлеп итүчән булырга тиеш№, – диде Алмаз Мингулов.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе сәүдә объектларының бизәлешен дизайнерлык ягыннан эшләп бетерергә, архитектура яктырткычларын сайларга тәкъдим итте.

Т

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100