news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай эшмәкәре республика бәйгесендә җиңү яулады

Россия эшмәкәрләре көненә багышланган «Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2024» бәйгесендә Аксубайда чәчәкләр кибете хуҗабикәсе Динә Шакирова җиңүче булып танылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Республика бәйгесе «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Анда катнашу өчен барлыгы 388 гариза кергән, шулар арасыннан эксперт һәм халык тавыш бирү юлы белән 100 иң яхшы эшмәкәрне билгеләгәннәр.

Алар арасында Динә Шакирова да бар. Аның чәчәкләр кибете уңышлы эшли, сатып алучылар хезмәт күрсәтүдән канәгать, ә сатып алына торган товар игътибарга лаек.

Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда Эшмәкәр йортында «Мой бизнес» үзәге мәйданчыгында узды. Динә күпсанлы котлаулар һәм алга таба эшмәкәрлек эшчәнлегендә тагын да зуррак уңышларга ирешү теләкләрен кабул итте.

Фото: © http://aksubayevo.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot