news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аксубай егетләре» ансамбле республика бәйгесендә җиңде

«Аксубай егетләре» ансамбле республика бәйгесендә җиңде
Фото: http://aksubayevo.ru/

«Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика ачык бәйгесендә лауреат булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

«Аксубай егетләре» ансамбле составында Глеб Мясников, Ксения Романова һәм Артур Искәндәров чыгыш ясады. Атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге баянчылар музыкаль номерларын югары башкару дәрәҗәсендә тәкъдим итте.

Алар республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан яшь музыкантлар белән көч сынашты һәм барысыннан да өстен булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot