news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай егете «Чиксез талантлар» VI яшьләр республика фестивалендә җиңде

Аксубай егете Алмаз Камилов «Чиксез талантлар» VI яшьләр республика фестиваленең «Детальләрдәге матурлык» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

«Яшь талантлар фестивале» проекты җитәкчесе аңа җиңүче дипломы һәм иҗади өлкәдә алга табада уңышларга ирешүен теләп Кубок тапшырды.

Алмаз бу фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша һәм һәр тапкыр уңышка ирешә. Ул бу юлы декоратив-кулланма сәнгать буенча эшләр тәкъдим иткән.

Ул район мәдәният йортының «Горница узорница» халык һөнәрләре остаханәсенең актив катнашучысы.

«Резидә Гатина җитәкчелегендә без өйдә кулланыла торган кызыклы әйберләр ясарга өйрәндек. Милли стильдәге аппликацияләр – органайзер, кайнар ризыклар өчен такталар, тартмалар. Бу әйберләрне мин фестивальгә тәкъдим иттем. Һәм жюриның аларны югары бәяләвенә бик шатмын», – дип билгеләп үтте Алмаз Камилов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100