news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады

Аксубай дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады. ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик рейдларны район газетасы хәбәрчеләре белән берлектә оештырды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәре ыгы-зыгысы юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү өчен сәбәп түгел. Бу хакта дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларга, аларны Яңа ел белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм имин юллар теләп искә төшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары белән бергә шоферларны һәм җәяүлеләрне Кыш бабай да тәбрикләде.

– Юлда төп кагыйдә, юл хәрәкәтендә билгеләнгән һәм катнашучыларның барысы да үтәргә тиеш булганнардан тыш – бу үзара хөрмәт. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юлда үзара әдәпле булырга тиеш. Яңа елда Һәркемгә яшел ут, бәхетле сәфәрләр, сәламәтлек һәм һәркемгә тыныч күк телим. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр! – дип теләде Кыш бабай.

Кыш бабай бәйрәм кәефе тудырды, ә дәүләт автоинспекторлары барысына да яктылык кайтаручы элементлар һәм юлларда имин йөрү турында белешмәлекләр тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100