news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай чыршылары Лисинчанскида яшәүчеләргә җибәреләчәк

Аксубай урманчылыгы гуманитар ярдәм җыю үзәгенә яңа ел чыршылары китерде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Урман гүзәлләрен Аксубай участок урманчылыгы питомнигы территориясендә үстергәннәр. 8 ел элек аларны утыртып, Аксубайдан меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәүче һәм зур сынаулар кичерүче кешеләргә шатлык китерер дип күз алдына да китермәгәннәр.

«Донбасс кешеләренә үз бүләкләрен әзерләп, Аксубай урманчылары бу Яңа ел шәһәр халкы өчен үсеш һәм чәчәк атуга юнәлдерелгән яңа чор хисабы башлануын теләде», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot