news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай бистәсенең Яңа урамы 30 еллыгын билгеләп үтте

Аксубай бистәсенең Яңа урамы 30 еллыгын билгеләп үтте
"Аксубай"

Аксубай бистәсенең Яңа урамын бистәдә үрнәк урамнарның берсе дип атарга мөмкин. Урамның 30 еллыгына багышланган бәйрәмгә анда яшәүчеләрнең барысы да – олысы да, кечесе дә ризыктан сыгылып торган мул табын артында җыелды. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. Бәйрәм ачылу мизгелендә үк коеп яварга тотынган яңгырга карамастан, беркем дә өстәл яныннан кузгалмады.

«Юллар, яктырткычлар юк, яз һәм көз көне, иртә караңгы төшкән вакытта, эштән бигрәк тә кечкенә балалар белән кайтырга бик авыр иде. Әмма сезнең энтузиазм, үҗәтлек, максатчанлык, көнкүрешегезне һәм үзегез яшәгән урамны төзекләндерергә тырышуыгыз һәм бигрәк тә сезнең татулык һәм бердәмлек, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкинлек бирде», – дип исәк алды ул элеккеге вакытларны.

Һәм бүген дә Яңа (Новая) урамы, һич арттырусыз, бистәдә иң төзек урамнарның берсе. Ул кайчандыр районны үзләренең хезмәт казанышлары белән данлаган хезмәт ветераннары яшәве белән дә данлыклы.

Район башлыгы бәйрәмне оештыручыларга һәм бигрәк тә аның инициаторларына – район китапханәләр системасы ветераны Валентина Давыдовага, «Хыял» приюты педагогы Сәгъдия Баһаветдиновага рәхмәт белдерде. Аларның үтенече белән Камил Гыйльманов районның төрле өлкәләре ветераннарына бүләкләр – Валентина Давыдова утыртып үстергән чүлмәкләрдә чәчәкләр тапшырды. Бу кичне беркем дә бәйрәмнән чәчәксез китмәде.

Бәйрәмдә катнашучыларны «Татавтодор»ның Аксубай участогы җитәкчесе Фәнис Сафин шундый күркәм вакыйга белән җылы котлады. Ул бәйрәм уңаеннан үзенең сөенечен яшерә алмады, һәм бу аңлашыла да. Урамны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен барысы да аңа рәхмәт әйттеләр. Киң һәм туры юл – бу урамда яшәүчеләрнең аерым горурлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100