news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай баянчылары республика бәйгесендә иң яхшылар арасында

Аксубай баянчылары республика бәйгесендә иң яхшылар арасында
Фото: Аксубай район мәдәният йорты архивыннан

Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Смуглянка» башкару осталыгы буенча республика бәйгесе узды.Аксубай район мәдәният йорты югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Бу юлы бәйгедә ике йөзгә якын талантлы башкаручы үз осталыгын күрсәтте. Экспертлар арасында чын иҗат осталары: атказанган артистлар, профессорлар һәм күренекле музыкантлар иде.

Наилә Крайнова җитәкләгән команда кабаттан югары нәтиҗәләргә иреште:

Глеб Мясников – беренче дәрәҗә лауреат;

«Аксубай егетләре» дуэты (Рамзан Сабиров һәм Егор Гайнатуллин), мондый масштаблы чарада беренче тапкыр катнашып, ышанычлы рәвештә беренче дәрәҗә лауреатлар булды;

Тимур Митрофанов – икенче дәрәҗә лауреат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100