news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай бадминтончысы Россия чемпионатында бронза медаль яулады

Аксубай бадминтончысы Россия чемпионатында бронза медаль яулады
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай бадминтончысы Никита Мулеев Раменскидагы бадминтон буенча Россия чемпионатында катнашып, шәхси беренчелектә – өченче урынны, команда составында икенче урынны яулады. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Хәзер Никита Махачкалада студентлар арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында катнаша.

«Уеннар җиңел булмады. Ярымфиналда Мәскәү өлкәсеннән спортчы белән уйнадым. Җиңүгә аз гына җитмәде», – дип сөйләде ул.

Район газетасын укучылар егетнең спорттагы уңышларын яшь чагыннан ук күзәтә башлады. Бадминтон белән ул 8 яшеннән шөгыльләнә башлаган. Аның тренеры, абыйсы Владислав Мулеев аңа зур спортка старт биргән.

Никита спорт карьерасы башында бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы составында Аксубайның «Юность» спорт комплексына тренировкалар белән килгәч, безнең очрашу истәлекле булды. Тренерлар ул вакытта аның табигый чыдамлыкка һәм түземлеккә ия булуын, игътибарын соңгы нәтиҗәләргә туплый белү сәләтен билгеләп үттеләр. Аның спорт биеклекләренә ничек ирешүе елдан-ел ачык күренә. Никита Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша һәм призлы урыннарны яулый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100