news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда сәүдә һәм Яңа ел концерты оештырды

Аксубай районы вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Районда үстерелгән һәм җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә республика башкаласында яшәүчеләр арасында ихтыяҗ зур. Алар Аксубай сәүдә нокталарында яшелчәләр – кәбестә, кабак, бәрәңге, суган, кызыл чөгендер, шулай ук сөт, итне теләп сатып алалар.

Шәһәрлеләр авылдан китерелгән продукциянең сыйфатлы һәм бәяләре буенча да кибеттәге белән чагыштырганда арзан булуын белә. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән бергә Казан ярминкәсенә район артистлары да килде. Кыш бабай һәм Кар кызлары сәүдә мәйданчыгында Яңа ел кәефе тудырды – сатып алучылар өчен җырлар башкардылар, аларны Яңа ел белән котладылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot