news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай ансамбле «Җырлы сандугач иле» фестивалендә беренче урынны алды

Аксубай ансамбле «Җырлы сандугач иле» фестивалендә беренче урынны алды
"Авыл таңнары"

Аксубайның «Оляпка» рус халык җыры вокал ансамбле «Җырлы сандугач иле» XXV төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Ансамбльне Марина Царегородцева җитәкли.

Яшь башкаручылар жюри әгъзаларының һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулады. «Оляпка» ансамбле I дәрәҗә лауреат дип танылды. «Соловушка» рус халык җыры вокал ансамбле бәйгесе дипломанты булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль программасында катнашу безнең вокалчыларга сәхнә талантын күрсәтү генә түгел, ә Әлмәт нефтьчеләр шәһәрендә вакытны мавыктыргыч итеп үткәрү, күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге бирде. Балалар музыка кораллары музеенда төрки халык уен кораллары күргәзмәсе белән танышты.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot