news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШта кар һәм салкыннар аркасында кимендә 30 кеше һәлак булган

АКШта кар һәм салкыннар кимендә өч дистә кешенең үлеменә сәбәпче булган. Бу хакта Associated Press агентлыгына сылтама белән ТАСС яза.

Басма мәгълүматлары буенча, үлем сәбәпләре төрле. Әйтик, кар чистарту техникасы бәрдерү аркасында берничә кешенең гомере өзелгән, ә Арканзас һәм Техаста үсмерләр таудан шуганда һәлак булган. Нью-Йоркта кинәт суыту сәбәпле, урамнарда сигез кешенең мәете табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot